Рекламный баннер 990x90px top
+18
USD 99.1
EUR 103.66
25 Января, Суббота
Рекламный баннер 468x60px posleobjav

Поздравляем!

02:06 27.04.2024 16+
Поздравляем!

Стихотворение "Тукай әкиятләре" Фаузии Фарраховой - члена литературного объединения "Агидельские родники" при Центральной библиотеке, опубликовано на странице Организация татарских женщин РБ "Сахибжамал"

ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ

«Су анасы»н укыгач Тукаемның,

Күл буйларын кат-кат урадым,

Озын чәчле сихри су кызының

Күрмәмме, дип алтын тарагын.

Балачакта урманнарга керсәм,

hәр куакка текәлеп карадым

Көтеп, бүрәнәгә кулын кыскан

Шүрәленең ярдәм соравын.

“Шагыйрәнә ялган” булсалар да

Су анасы, дию, албасты,

Тукаемның шигъри әкиятләре

Тылсымлы дөнъяга юл ачты.

Шул дөнъяга кереп балачакта,

Сихри сукмаклардан атладым.

Сәмругъ кошның каурыена тисәм,

Кулым пешәр, диеп уйладым.

Ул дөнъяда тик яхшылык – патша.

Көчсез анда явызлык, ялган.

Кыюлыкка, дөреслеккә юлым

Тукай әкиятеннән башланган.

Эчкерсезлек, гадилеге белән

Сабый күнеленә юл алган,

Тапкыр телле, сихри, могъжизалы

Тукай әкиятләрен яратам.



711

Оставить сообщение:

Рекламный баннер 300x250px rightblock