Җир шарында бер шәһәр бар
06:38 12.06.2026 16+
Җир шарында бер шәһәр бар
Яшелләрдән яшел ул,
Мөгаен да бу шәһәрдә
Бәхетлеләр яши ул.
️Яши гөлләргә күмелеп,
Елдан ел яшәреп ул
"Нинди шәһәр соң?" - дисезме?
Агыйдел шәһәре ул!
Матур булып балкып тора
Ул зәңгәр кул ярында
Зур шәһәрләр дә кирәкми
Агыйделен барында.
Ә тирә ягында аның
Күпме балыклы күлләр!
Балык тотып ял итәргә
Килмиләр монда кемнәр!
Чишмәләр бар, бар шәһәрдә
Жиңү Мемориалы
Куңелле утә кешенең
Монда хәзмәте, ялы
Хәттә мәһәббәт күпере
Бар монда яшьләр өчен,
Бөтен шартлар бар шәһәрдә
Бәхетле яшәр өчен.
Төзек - уңалый шәһәр дип,
Соклана бит һәр кунак
Ә халыклы Агыйделнең,
Бик түземле һәм тыйнак
Тыныч монда, рәхәт монда,
Дус һәм тату кешеләр.
Шәһәрдәшләр чын дуслардай,
Туганнардай күршеләр
Агыйделем тарихына,
Язылсын матур сүзләр.
Чисталыгын, сафлыгына
Тимәсен берүк күзләр.
Агыйделем,
Горур булып,
Җирдә мәңге яшә син.
Матурланганнан матурлан,
Яшергәннән яшәр син.
️Автор Танзиля Ханнанова
#РәсәйКөнеБелән #Агидель
Оставить сообщение: